28 апрельдә Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен профилактик чара узды. Хокук бозуларны кисәтү программасы кысаларында яшүсмерләргә «Расходник» видеоматериалы тәкъдим ителде, анда хокукка каршы һәм җинаять гамәлләренең тискәре нәтиҗәләре ачыкланды.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидлар реабилитация үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен тантаналы чара оештырылды.
28 апрельдә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә/ата-аналар көне узды. Чараның кунаклары Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәгенең әйдәп баручы белгече Елена Архипова һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенең баш белгече Татьяна Николаева булды.
Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләр хезмәтне саклау буенча викторина оештырды, тормыш хәлләрен оттырды һәм «психосоциаль мохит дәрәҗәсе»тестын үтте.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең бүлеге активистлары Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбияләнүчеләренә килеп, алар өчен саф һавада чара оештырдылар.
Төлəче районында «Ярдəм кулы» клубы кысаларында «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмəт күрсəтү үзəгенең көндезге тору төркеме әгъзалары өчен үстерелешле дəрес узды.
Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсенә барды, анда махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашты. Очрашу барышында хәрбиләр өчен иң актуаль мәсьәләләр тикшерелде: тыныч тормышка кайту, эш белән тәэмин итү һәм аларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары.
Бүген «Изгелек» инвалидлар реабилитация үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Энергетик» мәдәният сарае артистлары катнашында «Яңгыра, уйна, күңелле Беренче май!» исемле хәйрия концерты оештырылды.
Әлмәт муниципаль районында яшь буынның хокукый аңын үстерүгә юнәлдерелгән мөһим профилактик чара узды. Гаилә күпфункцияле үзәге белгечләре "Электрон" яшьләр-үсмерләр клубы педагоглары белән берлектә балалар өчен хокуклары һәм бурычлары турында танып-белү әңгәмәсе оештырдылар.