Россиядә Халык бердәмлеге елы кысаларында, Аксубай районының «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының тәрбияләнүчеләре өчен «Гореф-гадәтләр. Буыннар арасындагы тере җеп» дип аталган танып-белү остаханәсе оештырылды.
МБУ «Казан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе» билгеләнгән вакыт эчендә мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
27 апрельдә Үзәк шәһәр китапханәсе Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-мәгърифәти сәгать үткәрде.
23 апрельдә Алабуга районының Морт авылы мәдәният йортында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Программаның төп вакыйгасы төрле яшьтәге күпсанлы сәләтле катнашучыларны җыйган шигырь укучылар бәйгесе булды.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча гамәли дәрес үткәрделәр.
«Гаилә» милли проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә инновацион уен терапиясе технологиясен актив кулланалар.
Хәрби һәм хезмәт даны елы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәре» дигән тематик чара узды.
Россияда социаль өлкә оешмалары хезмәтләрен бәяләүнең нәтиҗәле системасын гамәлгә кертү буенча тәҗрибә үткәрелә.
24 апрельдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.