Төлəче районында «Ярдəм кулы» клубы кысаларында «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмəт күрсəтү үзəгенең көндезге тору төркеме әгъзалары өчен үстерелешле дəрес узды.
Чараны гаилəгə һəм балаларга социаль ярдəм бүлегенең белгече Лəйсəн Хөсəенова уздырды. Ул номерлар буенча буяу методын кулланды. Иҗади эшкә керешкәнче, педагог катнашучыларга бирем үтәү тәртибен җентекләп аңлатты, бу процессның төгәл структурасын булдырырга һәм мөмкин булган борчылуны киметергә ярдәм итте.
Дәреснең төп максаты — вак моториканы, игътибар концентрациясен һәм иҗади күнекмәләрне үстерү. Буяу эше белән шөгыльләнү тынычланырга гына түгел, ә тәмамланган әсәр тудырудан ләззәт алырга да мөмкинлек бирә, бу үз чиратында үзбәяне һәм үзеңә ышанычны арттыруга ярдәм итә.
Мондый дәресләр катнашучыларның иҗадилыгын үстерүгә уңай йогынты ясый, шулай ук аларның социальләшүенә һәм тирә-юньдәгеләр белән аралашу күнекмәләрен яхшыртуга ярдәм итә.