«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә/ата-ана көннәре узды

2026 елның 28 апреле, сишәмбе
28 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек итү һәм аларны Үзәк тормышына җәлеп итү максатыннан, ата-аналар һәм социаль хезмәт алучыларның законлы вәкилләре өчен ачык гаилә/ата-аналар көннәре узды.

Бу юлы очрашу гадәти булмаган формада, 58-59 нчы мәхәлләдә (комплекста) яшәүчеләр өчен, зодиак билгеләренең бронза скульптуралары урнаштырылган «Зодиак билгесе» скверында узды. Шәһәр риваяте буенча, туган көнеңдә зодиак билгесе скульптурасына кагылсаң, теләкләрең тормышка ашачак.

Экскурсиядән соң көндезге бүлекнең мөдире ата-аналарга «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алу мәсьәләсе буенча консультация бирде. Ата-аналар Үзәктә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр, чират формалаштыру буенча үз сорауларына җаваплар алды.

Ачык гаилә/ата-аналар көне айның соңгы сишәмбесендә уздырыла.

Чарада унбер кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International