ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында 13 мартта Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Фән безгә яшәргә ничек ярдәм итә?» дигән тематик викторина узды. Чара мәктәп укучыларының танып белү кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән.

Инвалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм әлеге категория балалар белән эшләүче педагоглар өчен «Мин булдырам! Чикләрсез иҗат» бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсы ел саен үткәрелә.

14 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халык курчаклары ясау буенча мастер-класс узды. Чарада инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналар катнашты.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр хезмәт инструкторы Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендәге «Аш-су мәктәбе» түгәрәгендә коймак пешерделәр. Олы яшьтәге кешеләр үзләре камыр болгаттылар, үзләре коймак пешерделәр.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Наталия Кудряшова хезмәттәшләре белән «Эмоциональ яну синдромын профилактикалау» дигән тренинг үткәрде. Ул психологик сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Май чабу атнасы дәвам итә.

Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар белән хокукый тәрбия бирүне оештыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрделәр.

2023 елдан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2 төркем инвалид, пенсионер Гүзәл Газиз кызына хезмәтләр күрсәтелә. Ул озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәтләр ала.

13 март көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» технологиясе буенча дәрес үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменең социаль хезмәтләрен алучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International