Минзәләдә инвалид балаларның ата-аналары өчен мастер-класс үткәрделәр

2024 елның 15 марты, җомга

14 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халык курчаклары ясау буенча мастер-класс узды. Чарада инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналар катнашты.

Гаилә белән эшләү буенча белгеч кунакларга курчакның барлыкка килү тарихын сөйләде, бу курчакларны ясау үзенчәлекләрен аңлатты. Мондый курчак бөтен гаиләнең сакчысы булган, һәм аны яхшы кәефтә ясарга кирәк булган.

Берничә тукымадан һәм җептән әниләр үзләренә курчаклар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International