Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Май чабу атнасы дәвам итә.
Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән «Җан сәламәтлеге» технологиясен кулланып чара үткәрде. Ул өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның эмоциональ-психологик халәтен яхшыртуга ярдәм итте.
Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм символын – кояш рәвешендә аппликация ясадылар. «Мастеровые» төркемендә балалар белән Май чабу турында әңгәмә үткәрделәр. Чаралар циклы 185 нче лицей укучыларыннан тамаша белән тәмамланды.
Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Май чабу атналыгы кысаларында хезмәткәрләр арасында коймак конкурсы үткәрелде.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучылар «Мәдәниятләр диалогы» музеенда этнографик дәрестә булдылар. Анда аларга бәйрәменең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук учреждениедә курчак ясау буенча мастер-класс узды, күргәзмә һәм чәй эчү оештырылды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары өчен бәйрәм чарасы оештырды. Ул шулай ук Россиядә Гаилә елына багышланган иде.
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә бүген бәйрәм булды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, балаларның халык бәйрәмнәрендә катнашуы аларда үз халкының мәдәнияте белән бердәмлек хисе, җәмгыятьтә үз-үзләрен күрсәтү осталыгы тәрбияли.