Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында психолог Наталия Кудряшова хезмәттәшләре белән «Эмоциональ яну синдромын профилактикалау» дигән тренинг үткәрде. Ул психологик сәламәтлекне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.
Катнашучыларга күнегүләр, лекция тәкъдим ителде. Психолог катнашучыларны эмоциональ януның өч стадиясе белән таныштырды, аларның билгеләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук интернат-йорт хезмәткәрләре тест узды һәм аларга стресс белән көрәшергә өйрәнергә кирәкме-юкмы икәнен белде.
Очрашу ахырында катнашучылар белән ял итү сеансы уздырылды, эмоциональ януны профилактикалау буенча гади киңәшләр бирелде.