2024 елның 10–12 апрелендә Сургут шәһәрендә «Инклюзив мәктәп. Һәр баланың уңышы» II Бөтенроссия форумы узачак.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә булдылар. Анда алар балчыктан әвәләп ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ярдәм кулы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул менталь инвалид гражданнарны укыту ялы клубына актив җәлеп итү юлы белән социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән.
27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Арча районында «Мәрхәмәт үзәге»нең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары бу бәйрәмне театр постановкасында катнашып билгеләп үттеләр. Чараны район мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор коллективы оештырды.
Балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү максатыннан Спас районының «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Бәхетле гаилә» дигән тренинг үткәрде. «Бергә булдырабыз» программасы кысаларында оештырылган чарада социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары «Театр һөнәрләре» дигән танып белү уенында катнаштылар.
Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Баулы районының «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Гаилә агачы» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Бүген «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган «Фитнес Плюс. Перезагрузка» программасы кысаларында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомерлелек» спорт чарасы уздырылды. Ул саф һавада үтте.
11 мартта «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Һөнәрләр фестивале старт алды. 12 апрельгә кадәр ВДНХ киңлегендә экспертлардан 150дән артык мастер-класс, эре эш бирүчеләр белән очрашулар, һөнәри юнәлеш бирү тестлары, викториналар, экскурсияләр, белем бирү программалары презентацияләре узачак. Фестивальнең төп максаты – заманча хезмәт базарының күптөрлелеген күрсәтү, булачак һөнәр яки беренче эш урынын сайлаган яшьләргә оптималь вариантны сайларга ярдәм итү.
Гаилә елында «Родники» патриотик җыр проекты яңа махсус конкурс башлый – «Бергә. «Родники» версиясе буенча елның музыкаль гаиләсе». Конкурста илнең барлык иҗади гаиләләре катнаша ала. Елның иң музыкаль гаиләсе төп бүләкне – 1 миллион сум алачак.