ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гаризалар 2024 елның 20 маена кадәр https://ot.rosmintrud.ru сайтындагы электрон кабинетта урнаштырыла.


1
май, 2024 ел
чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан «Аталар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Аталарыбыз җырлары» акциясен башлап җибәрә. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.


27
апрель, 2024 ел
шимбә

28, 29 һәм 30 апрель, 1 май ял көннәре булып санала.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Әлмәттә «Хезмәт иминлеге. Заманча тенденцияләр» семинары узды.

«Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында 26 апрельдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына халыкара тарихи диктант узды. Җиңү диктантын бөтен республика буенча 293 ачык мәйданчыкта яздылар.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында профилактик әңгәмә узды. Ул экстремистик һәм террорчылык эшчәнлеген профилактикалауга һәм аңа каршы торуга юнәлдерелгән.

Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Корнева һәм Гөлшат Җәббарова «Кызлар-әниләр» конкурс-уен программасын үткәрделәр. Чарада 23 тәрбияләнүче катнашты.

25 апрельдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында нейробика һәм Бильгоу методикасын куллану буенча стажировка мәйданчыгы үз эшен дәвам итте. Мәйданчык эшендә тернәкләндерү үзәкләре, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар белгечләре катнашты.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге өчен шартлар тудыру максатыннан, Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Кәгазь төргәкләр ясау буенча хезмәт остаханәсе» проекты тормышка ашырыла.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психологның социаль-психологик эшенең төп максаты – социаль хезмәтләр алучыларның мөстәкыйльлек дәрәҗәсен камилләштерү, көн саен барлыкка килә торган тормыш мәсьәләләрен чит ярдәмсез хәл итү күнекмәләрен формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International