25 апрельдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында нейробика һәм Бильгоу методикасын куллану буенча стажировка мәйданчыгы үз эшен дәвам итте. Мәйданчык эшендә тернәкләндерү үзәкләре, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар белгечләре катнашты.
«Өмет чаткысы» үзәге белгечләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, коррекция-үсеш чараларында Бильгоу методикасын һәм нейробика куллану буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучылар йомгаклау аттестациясен үттеләр һәм сертификатлар алдылар.
Мондый чаралар тармак белгечләренең квалификациясен күтәрүдә мөһим роль уйный һәм яңа технологияләрне эшкә кертергә, учреждениеләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.