Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Әлмәттә «Хезмәт иминлеге. Заманча тенденцияләр» семинары узды. Семинар эшендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева да катнашты.
Чарада җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау, шәхси саклану чараларын бирүнең бердәм нормаларына күчү, җитештерүдәге имгәнүләрне һәм хезмәткәрләрнең һөнәри авыруларын киметү буенча кисәтү чараларын финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында да сөйләштеләр.
Семинарда 130дан артык кеше катнашты – җитәкчеләр, хезмәтне саклау буенча белгечләр, Әлмәт муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре. Катнашучыларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан методик материаллар таратылды.
Фото чыганагы: ТР ӘМР рәсми сайты