«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр әни-кызлы уйнадылар

2024 елның 27 апреле, шимбә

Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиячеләр Наталья Корнева һәм Гөлшат Җәббарова «Кызлар-әниләр» конкурс-уен программасын үткәрделәр. Чарада 23 тәрбияләнүче катнашты.

Балалар кызлар һәм булачак әниләр ролендә булып карадылар. Конкурсантлар биергә, бишек җырлары җырларга, кызларын зәвыклы итеп киендерергә өйрәнделәр. Шулай ук интеллектуаль конкурслар да булды: табышмаклар чиштеләр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Үзләренең иҗатын һәм фантазиясен күрсәтеп, командалар гаилә гербын уйлап таптылар һәм ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International