Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психологның социаль-психологик эшенең төп максаты – социаль хезмәтләр алучыларның мөстәкыйльлек дәрәҗәсен камилләштерү, көн саен барлыкка килә торган тормыш мәсьәләләрен чит ярдәмсез хәл итү күнекмәләрен формалаштыру.
Шушы көннәрдә психолог Надежда Горячева көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары белән тренинг элементлары белән дәресе үткәрде. Катнашучылар бер-берсе белән якыннанрак таныштылар, үз-үзләрен презентацияләү һәм ораторлык сәнгате күнекмәләрен камилләштерделәр.
Шулай ук үзәк карамагындагылар туплар белән коры бассейн ярдәмендә коррекция-үсеш дәресләре бүлмәсендә, тоз бүлмәсендә булдылар.