10 сентябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Аеклыкта – халык бәхете» темасына очрашу үткәрде. Чараның максаты – өлкәннәрдә үз сәламәтлекләренә уңай караш һәм хәмер эчемлекләр кулланудан баш тартуга ныклы мотивация булдыру.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Аек тормыш рәвеше өчен» спорт чарасы узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәрес узды. Социаль хезмәтләр алучылар төрле тишекләр белән төймә тегәргә өйрәнделәр.
9 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр Казанда Kazan Digital Week 2024 форумы уза – бу цифрлы технологияләрне эшләүчеләр һәм кулланучыларның фәнни һәм эшлекле хезмәттәшлеге өчен уникаль мәйданчык.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы мохтаҗ гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә хәйрия ярдәме күрсәтә.
9 сентябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә онытылган ишегалды уеннары көне үткәрелде.
3–5 сентябрь көннәрендә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Татьяна Паранина «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында сакчыл җитештерү инструментларын куллану буенча укулар узды.
Социаль хезмәт алучы гаиләләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү максатларында, шул исәптән балигъ булмаганнарның суицидаль тәртибен профилактикалауда, Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшә. Сула. Хис ит» программасы гамәлгә ашырыла.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Юлда куркынычсызлык» чарасында катнаштылар.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шашка һәм домино буенча дусларча турнир узды. Чара «Актив озак гомерлелек» программасы кысаларында уздырылды.