Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Юлда куркынычсызлык» чарасында катнаштылар.
Уку елы башлану белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен хәтердә яңарту, мәктәпкә барганда юлларда күңелсез хәлләрне булдырмау өчен, машина юлында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен булдыру зарурлыгы туды. Балалар мультфильм геройлары белән уеннарда, эстафеталарда, викториналарда катнаштылар.
Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да юл йөрү кагыйдәләрен бозуның нәрсәгә китерәчәген, юлларда һәм урамнарда ваемсыз җәяүлене нинди куркынычлар сагалавын бик яхшы үзләштерделәр.