«Яңарыш» үзәгендә онытылган ишегалды уеннары көне уздырдылар

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

9 сентябрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә онытылган ишегалды уеннары көне үткәрелде.

Балалар әти-әниләренең, әби-бабаларының нинди уеннар уйнауларын кызыксынып тыңладылар. Яраткан уеннарын яңарту, аларга икенче тормыш бирү өчен, педагоглар тәрбияләнүчеләрне иң популяр ишегалды уеннарына өйрәттеләр.

Мондый уртак чаралар ишегалды уеннары белән кызыксынуны арттыра, аралашырга, команда төзергә, дуслашырга, бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International