3–5 сентябрь көннәрендә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Татьяна Паранина «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында сакчыл җитештерү инструментларын куллану буенча укулар узды.
Укулар Казанда узды. «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең федераль үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы тренеры Дарья Мовлян өч көн дәвамында тренингта катнашучыларны сакчыл җитештерү нигезләре, «Процессларны карталаштыру» инструменты, проблемаларны хәл итү методикасы, офиста 5С системасы һәм үзгәрешләр белән идарә итү ысуллары белән таныштырды.
Һәр тема теоретик һәм практик блокларны үз эченә алды, тренинглар электрон курслар белән тулыландырылды. Командаларда эшләп, башкарма хакимият органнары һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре үзгәрешләр белән идарә итүдә комплекслы алым кулланырга өйрәнделәр, проектларның максатчан күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән процессларны диагностикалау инструментларын гамәли мисалларда үзләштерделәр