Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.
5 ноябрь көнне Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу оештырдылар.
5 ноябрь көнне Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Гаилә – җирдәге иң җылы урын» дигән төркемле чара узды. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган.
2022 елның октябрендә Кама Аланыннан Сергей Зимулюкинга повестка килә, һәм ул махсус хәрби операциягә китә. Ир-ат Донбасста сапер һәм БМП-2 машина йөртүче-механик вазыйфаларын башкара. Бу күнекмәләрне ул армиядә хезмәт иткәндә үк алган, һәм хәзер алар аңа бик кирәк.
4 ноябрьдә Казанда «Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен конкурсны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә үткәрде.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә полиция лейтенанты Иван Емельянов белән берлектә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен чара оештырылды.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә стажировка мәйданчыгы узды, анда инсульттан соң затларны комплекслы тернәкләндерү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
3 ноябрьдә Түбән Камада «Әти+Мин» II республика чемпионаты финалы узды. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан әтиләр һәм уллар командалары катнашты. Алар спорт, интеллектуаль һәм иҗади дисциплиналарда көч сынаштылар.