Әлмәт районында бердәм хокукый ярдәм көне оештырылды

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Әлмәт районы социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Чарада адвокат Марина Җиангирова, суд приставы-башкаручы Диләрә Илгильдина, Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Светлана Дементьева, опека һәм попечительлек идарәсе белгече Хәмидә Салиева катнашты.

Бу көнне хокукый ярдәм сорап өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте, аларның элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларына алимент түләми. Сораулар алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлыны эзләү тәртибенә кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International