Чын ир-атлар Ватан мәнфәгатьләрен яклый

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

2022 елның октябрендә Кама Аланыннан Сергей Зимулюкинга повестка килә, һәм ул махсус хәрби операциягә китә. Ир-ат Донбасста сапер һәм БМП-2 машина йөртүче-механик вазыйфаларын башкара. Бу күнекмәләрне ул армиядә хезмәт иткәндә үк алган, һәм хәзер алар аңа бик кирәк.

Үз гомерен куркыныч астына куйган хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Сергей «Авдеевканы азат иткән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Сергейның тормыш иптәше Алена аның кайтуын өмет һәм дулкынлану белән көтә. Әтиләрен уллары Артур һәм Евгений, шулай ук Сергейның әнисе Тамара Николаевна да көтәләр.

2024 елның мартында Зимулюкиннар гаиләсендә Варвара туа. Кечкенә кыз – исән-сау өйгә кайтырга тагын бер стимул.

Дәүләт социаль ташламалар һәм түләүләр биреп, Зимулюкиннар гаиләсенә ярдәм итә. Балалар мәктәптә бушлай тукланалар, гаилә җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукыннан файдалана. Сергей булмаган вакытта гаиләгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә зур булмаган ташлама ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International