6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законы нигезендә 6 ноябрьТатарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, 2024 елның 6 ноябре ял көне булып санала. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартыла (Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International