«Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә Казанда «Россиянең киләчәге безнең кулларда» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды. Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен конкурсны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә үткәрде.

Татарстанның төрле районнарыннан балалар һөнәрләр турында 12 видеоролик төшерделәр. Аларда һөнәрләрнең барлыкка килү тарихлары, һөнәри серләр ачылды. Балалар хәтта сайлаган һөнәрләрендә бер көн эшләп караганнар. Традиция буенча лидерлар арасында хәрби һәм янгын сүндерүче һөнәрләре иде. Катнашучылар шулай ук тукучы, аяк киеме тегүче, терлекче һ. б. һөнәрләрнең образларын ачтылар.

Кадрда кешеләр саны буенча Баулы районының «Гаилә» социаль приюты лидер булды – видеороликта 11 кеше төшкән.

Җиңүчеләрне бүләкләү ИТ-парк мәйданчыкларының берсендә узды. Өлкәнрәк балалар үзләрен киберспортчылар сыйфатында сынап карадылар һәм виртуаль чынбарлык дөньясына чумдылар, ә кечерәк балалар креатив фикерләү буенча мастер-класс ярдәмендә үзләренең иҗади потенциалын күтәрделәр.

Конкурс йомгаклары:

1 урын – Алексеевск районындаг балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты (30 мең сумлык бүләк сертификаты һәм диплом);

2 урын – Баулы районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гаилә» социаль приюты (20 мең сумлык бүләк сертификаты һәм диплом);

3 урын – Әгерҗе районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты, (15 мең сумлык бүләк сертификаты һәм диплом).

2 мең сумлык кызыксындыру призлары һәм катнашу турында сертификат белән бүләкләнделәр:

- Аксубай районындагы «Хыял» социаль приюты;

- Саба районындагы «Тургай» социаль приюты;

- Мамадыш районындагы «Өмет» социаль приюты;

- Яр Чаллы шәһәрендәге «Асылташ» социаль приюты;

- Бөгелмә районындагы «Ялкын» социаль приюты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International