2024–2025 елларга балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатында Казанның Идел буе районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Казан дәүләт медицина университеты волонтерлары белән берлектә яшүсмерләр өчен «Үз-үзең булу ничек мөһим» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты – үз кыйммәтеңне һәм уникальлегеңне аңлау аша үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен арттыру.
Балалар волонтерлар белән бергә рольле уенда катнаштылар һәм әкият анализладылар. КДМУ волонтерлары укудагы авыр ситуацияләрне җиңү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Аралашуның диалог формасы ышаныч атмосферасы тудыруга, психологик киртәләрне бетерүгә ярдәм итте. Балигъ булмаганнарга шулай ук балалар ышаныч телефоны мөмкинлекләре турында сөйләделәр, Казан шәһәренең психологик-педагогик ярдәм хезмәте контактлары язылган белешмәләр һәм буклетлар тапшырдылар.
Психолог сүзләренчә, әкият терапиясе техникасын куллану эчке уңайсызлык кичерүче, үз-үзен бәяләве түбән булган яшүсмерләр белән эшләүдә бик нәтиҗәле, чөнки алар үз-үзләренә һәм үз тормышларына карашны үзгәртергә ярдәм итә.