«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә тукучылык буенча мастер-класс узды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен тукучылык буенча мастер-класс оештырылды. Дәресне Ивановск өлкәсендә туку фабрикасында эшләгән профессиональ тукучы Рузаллия Коткина үткәрде.

Эш барышында оста туку станогының төзелеше турында җентекләп сөйләде, әзер эшләрне күрсәтте, сәнәгать һәм өй станокларындагы эш нечкәлекләре белән таныштырды. Чарада катнашучылар эш эзлеклелеге, тукыманың төрле фактурасын алу өчен җепләр җыю ысуллары турында белделәр.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International