«Сез һәм тормыш иптәшегез – геройлар»: МХО сугышчысының хатынын беренче баласы белән бала тудыру йортыннан чыгардылар

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Бүген 7 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән яшь әнине – махсус хәрби операция сугышчысының хатынын чыгардылар. Татарстан Республикасы исеменнән бала табучы хатын-кызга бүләккә балалар кирәк-яраклары комплекты тапшырдылар.

1 мартта 24 яшьлек Анна 3 250 гр авырлыктагы кыз бала тапкан. Аның ире – кадр офицеры, танк ротасы командиры. Хәзер ул МХОда катнаша.

Пациентка да, аның ире дә күпбалалы гаиләләрдән. Иренең биш абыйсы һәм сеңлесе бар, Аннаның – ике. Кыз күпбалалы әни булырга хыяллануы, перинаталь үзәккә инде берничә елдан кайтачагы турында сөйләде.

Яшь әни белән кызны аның әти-әнисе каршы алды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Аннага бүләк итеп балалар кирәк-яраклары комплекты тапшырды.

Журналистлар белән аралашканда министр МХОда катнашучыларның гаиләләре өчен каралган башка ярдәм чаралары турында да сөйләде.

Барлык социаль ярдәм «Гаилә» милли проекты кысаларында «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты буенча күрсәтелә. 

Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International