Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 34 562 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 29,8 % сәнәгатьтә (10,3 мең эш урыны);
- 12,4 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,3 мең эш урыны);
- 9,3 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,2 мең эш урыны);
- 8,8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (3 мең эш урыны);
- 7,9 % транспортта (2,7 мең эш урыны);
- 1,7 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);
- 1,2 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 29,1 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,1 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. 3 207 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.