Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар педагоглар һәм ата-аналары белән бергә «Куян йорты» әкиятенә нигезләнгән курчак спектаклен куйдылар. «Безнең тирәдә һөнәрләр» программасы кысаларындагы чара Бөтендөнья театр көненә багышланган иде.
30 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече балигъ булмаган балалар өчен профилактик чара үткәрде. Чара яшүсмерләрнең хокукый грамоталылыгын формалаштыруга, шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.
«ТАШ» ТФ ҖЧҖ билгеләнгән вакыт эчендә мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Бу җырлар сугышта җырланган» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде.
Бүген Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының остаханәсендә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Биредә кул эшләре ясауны өйрәнеп кенә калмадылар – балалар һәм яшүсмерләр «Алла күзе» мандаласын үрү сәнгатен үзләштерделәр.
29 март көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Королева «Федорино горе» әкиятен уку буенча дәрес үткәрде. Чарада 10 бала катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә компьютер белеме буенча практик дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар, «Яндекс карталар» сервисы мөмкинлекләреннән файдаланып, виртуаль туристларга әверелделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Менталь сәламәтлек» ИФО иҗтимагый проекты кысаларында аралашу сәнгатенә һәм намуслылыкка багышланган гадәти булмаган ике көнлек дәресләр узды.
27 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.