«Кама таңнары» приютында кунаклар өчен мастер-класс уздырдылар

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Бүген Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының остаханәсендә үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Биредә кул эшләре ясауны өйрәнеп кенә калмадылар – балалар һәм яшүсмерләр «Алла күзе» мандаласын үрү сәнгатен үзләштерделәр.

Мастер-класста «Беренчеләр хәрәкәте» бтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Очрашуның беренче минутларыннан ук балалар төсләр һәм симметрия дөньясына чумдылар. Хезмәт буенча инструктор Наталья Щербакова сөйләгәнчә, мандала матур сувенир гына түгел, ә гармония һәм яклауны символлаштыра торган борынгы саклагыч. Иң катлаулы, әмма иң мавыктыргыч процесс таякчыкларда җепләр үрелү процессы булып чыкты.

Катнашучыларның һәркайсы үзе белән кул эшләрен генә түгел, ә үз күңеленең бер өлешен салган шәхси сакчысын алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International