«Кояшкай» үзәгендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырдылар

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Учреждение хезмәткәрләре белән хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында сөйләштеләр. Утырышта 2026 елның 1 кварталында социаль хезмәт алучылар арасында уздырылган сораштыру, үзәк хезмәткәрләре эш бирүчегә коррупция һәм башка хокук бозулар очраклары турында хәбәр итү тәртибе белән танышу нәтиҗәләренә анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International