«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән файдалы дәрес үткәрделәр

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

29 март көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Королева «Федорино горе» әкиятен уку буенча дәрес үткәрде. Чарада 10 бала катнашты.

«Хезмәт тәрбиясе» модуле кысаларындагы дәрес хезмәткә һәм аның нәтиҗәләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Файдалы һәм кызыклы чара балаларны пөхтә һәм хезмәт сөючән булырга гына түгел, мохтаҗларга ярдәм итәргә дә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International