«Астра» үзәгендә тәрбияләнүчеләр театр өлкәсе һөнәрләре белән танышты

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар педагоглар һәм ата-аналары  белән бергә «Куян йорты» әкиятенә нигезләнгән курчак спектаклен куйдылар. «Безнең тирәдә һөнәрләр» программасы кысаларындагы чара Бөтендөнья театр көненә багышланган иде.

Бу театр һәм иҗади һөнәрләр дөньясы белән мавыктыргыч танышуга әйләнде. Куелыш барышында балалар үзләрен актерлар, сценаристлар, костюмерлар, рәссам-декораторлар, тавыш операторлары һәм режиссерлар ролендә сынап карадылар.

Спектакль балаларга оялуларын җиңәргә һәм хис-кичерешләрен белдерергә, командада эшләү күнекмәләрен яхшыртырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International