Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә компьютер белеме буенча практик дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар, «Яндекс карталар» сервисы мөмкинлекләреннән файдаланып, виртуаль туристларга әверелделәр.
Чара Идел буе федераль округының «М енталь сәламәтлек»иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Дәреснең максаты программа белән эшләргә өйрәтү генә түгел, ә катнашучыларны комплекслы социаль адаптацияләү һәм цифрлы инструментлар аша когнитив үстерү булды.
Катнашучылар картада үз йортларын, таныш кибетләрен һәм скверлар эзләделәр. Шулай ук Россиянең башка шәһәрләре буенча виртуаль сәяхәттә булдылар.
Цифрлы карталар белән эшләү игътибар туплау сәләтен, вак моториканы яхшырта, шулай ук дөньяга карашны киңәйтергә һәм социаль изоляция хисен киметергә ярдәм итә.