Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үзәк карамагындагылар белән ел әйләнәсендә чәчәкләр үстерә.
"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре гаиләләре белән бергә “Мәрхәмәтле йөрәкләр шәһәре” инклюзив мәйданчыгында булдылар. Алар "НеЗаМи" музыкаль төркемендә катнашучы үзәк карамагындагы Владимир Ненастинны куәтләргә килде.
Чистай эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Рәсимә Нургатина район башкарма комитетында узган киңәшмә-планеркасында инвалидларны эш белән тәэмин итү чаралары дәрәҗәсен күтәрү буенча чыгыш ясады.
Балигъ булмаганнарны дәрестән тыш һәм каникул вакытында эш белән тәэмин итү кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 17 социаль ярдәм алучы гаилә өчен Түбән Кама шәһәре "Нур" җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырды.
Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы 1 төркем инвалиды Фәрит Латыйпов Бөтенроссия "Рәхмәт интернет - 2017" компьютер нигезләрен өйрәнү конкурсында катнашты.
«Яратам сине, минем, Татарстан!» менә шундый юллар белән “Шатлык” приютының бәләкәйләр төркемендә чара башланып китте. Әңгәмә барышында туган телгә, туган якка аның табигатенә сакчыл караш, үз халкың белән горурлану чагылды. Киләчәк буынны тәрбияләүдә бу иң төп байлык түгел мени?!
ТАССР оешуына 100 ел туу уңаеннан Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль–тернәкләндерү бүлегендә Татарстан Республикасы Көненә багышланган викторина оештырылды. Чарада 23 тернәкләнү курсы узучы, пенсионерлар һәм инвалидлар катнашты.
“Шатлык” приютында “Беренче класс укучысы” бәйрәме узды. Бәйрәмне приют директоры Халилова Р.В. үз чыгышы белән башлады. Ул балаларга җиңел уку елы, яхшы билгеләр теләде, көзнең беренче көне белән тәбрикләде.
Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы "Балалар террорчылыкка каршы" темасына рәсем конкурсы үткәрде.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Биектау "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Җылы очрашулар" клубы әгъзалары өчен социаль эш буенча белгече Ләйсән Хәйруллина Казан мәгарифе турында видеоролик күрсәтте.