Чистай районында инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Чистай эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Рәсимә Нургатина район башкарма комитетында узган киңәшмә-планеркасында инвалидларны эш белән тәэмин итү чаралары дәрәҗәсен күтәрү буенча чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында Рәсимә Нургатина оешма җитәкчеләренә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтергә мөрәҗәгать итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International