ТАССР оешуына 100 ел туу уңаеннан Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль–тернәкләндерү бүлегендә Татарстан Республикасы Көненә багышланган викторина оештырылды. Чарада 23 тернәкләнү курсы узучы, пенсионерлар һәм инвалидлар катнашты.
Оештыручылар сүзләренчә, әңгәмә формасындагы очрашу уңай атмосферада узды. Әлеге чараның максаты – гражданнарны республика тарихы белән таныштыру.