Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында Биектау "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Җылы очрашулар" клубы әгъзалары өчен социаль эш буенча белгече Ләйсән Хәйруллина Казан мәгарифе турында видеоролик күрсәтте.
"Һәр кеше өчен бу әһәмиятле дата. Бер чакырылган кунак Казан турында китап алып килде һәм фикерләре белән уртаклашты", - дип сөйли оештыручы.
Катнашучыларның барысы да очрашудан канәгать калды һәм үзәк белгечләренә рәхмәт белдерде.