“Шатлык” приютында яңа уку елына багышланган чара узды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

“Шатлык” приютында “Беренче класс укучысы” бәйрәме узды. Бәйрәмне приют директоры Халилова Р.В. үз чыгышы белән башлады. Ул балаларга җиңел уку елы, яхшы билгеләр теләде, көзнең беренче көне белән тәбрикләде.

Балаларны әкият геройлары Буратина һәм Мальвина үзләренең чыгышлары белән шатландырды. Алар билгеләрнең кирәклеге турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, “Мәктәп букчасы җый” уенында каткашты. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International