“Шатлык” приюты карамагандагылар Татарстан символикасы белән танышты

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

«Яратам сине, минем, Татарстан!» менә шундый юллар белән “Шатлык” приютының бәләкәйләр төркемендә чара башланып китте. Әңгәмә барышында туган телгә, туган якка аның  табигатенә сакчыл караш, үз халкың  белән горурлану чагылды. Киләчәк буынны тәрбияләүдә бу иң төп байлык түгел мени?!

Чараның максаты  туган ил  күзаллау, символиканың тарихы белән таныштыру.

Бүген Татарстан-ул чәчәк атучы республика, гүзел халкы, бай тарихы белән бай республика. Балаларга бу турыда төгәл  һәм һәрберсенә барып җитәрлек аңлаешлы сөйләнде .Чараның ахырында тәрбияләнүчеләр «Мин кем?» уенын уйнды. Бу республикада икетеллекне ныгытуга юнәлтелгән уен иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International