ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәмалучы 14 бала өчен "Юл әлифбасы" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

 

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Колобок” дип исемләнгән музыкаль – күңел ачу чарасы үткәрелде.

 

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова экстремизм һәм террорчылыкка каршы интерактив чара үткәрде. Чарада "Преодоление" клубының социаль хезмәт алучылары катнашты.

 

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә декрет ялында булган хатын-кызлар өчен һөнәри укытулар төгәлләнде.

 

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбәракшин узган шимбәдә "Крылья Советов" паркында үткәрелгән саңгыраулар көненә багышланган гомумшәһәр чарада катнашты.

 

"Калейдоскоп" социомәдәни анимация программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белү-күңел ачу чарасы оештырылды.

 

 

Узган пәнҗешәмбе, 21 сентябрь көнне, Яңа Савин районының бер мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм һәм аларның инвалидлыгы булмаган яшьтәшләре өчен "Есенин шигырь бәйрәме" әдәби-сәнгать бәйгесе оештырылды.

 

 

Шушы көннәрдә Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә балигъ булмаганнар Бөгелмә районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының наркоконтроль бүлеге хезмәткәре Алия Ситдикова белән очрашты.

 


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

«Экстремизмга-Юк!» айлыгы кысаларында “Шатлык” приютында зур эш алып барыла. Менә бүген дә балалар тәрбияче Ибрагимова И.П. белән асфальтта рәсем ясау конкурсында катнашты. Чараның исеме “Тынычлык-тормышның нигезе” дип аталды.

 

 

 

Питрәч районы “Шатлык” приютында “Төзучелек өлкәсендә һөнәрләр һәм белгечләр” дигән интеграцияләнгән дәрес үтккәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International