Арча “Өмет чаткысы” үзәгендә тәрбияләнүчеләр әкият сәхнәләштерде

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Колобок” дип исемләнгән музыкаль – күңел ачу чарасы үткәрелде.

Балалар “Колобок” әкиятен яңача үзгәртеп, курчак театоры итеп куйды.  Алар үзләре дә уеннарда,конкурсларда катнашты. Балаларга әкият курчаклары: колобок, куян, бүре, аю, төлке белән уйнавы, биюе бик ошады.

Барлык балалар да актив катнашты, күңелләрен күтәрде.Спектакль ахырында“Көзбикә” көзге күчтәнәчләрен өләште.Ахырдан балалар курчаклар белән  фотога төште. Мондый чаралар балаларның әйләнә-тирә буенча белемнәрен киңәйтә, дустанә мөнәсәбәтләрен  ныгыта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International