Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Буген Азнакай шәһәренең 7нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә педагог-психологлар катнашында “Агрокласс” проектын тормышка ашыруга багышланган районкүләм семинар-әңгәмә булып узды.
"PROFF навигатор" проектын тормышка ашыру кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр предприятиеләре белән бергә мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч экскурсияләр оештыруын дәвам итә.
Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Илгизә Файзылхакова социаль хезмәт алучы Гандалиб Кәримова белән саңгыраулык турында әңгәмә үткәрде.
2017 елның 25 нче сентябрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә “Экстремизмга-юк” айлыгы кысаларында тернәкләнүчеләр көче белән “Террорга юк дип әйтик!” исеме астында гәҗит чыгарылды.
Буа "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре "Күркәм башлангычлар көне" акциясендә катнашты.
Чираттагы сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чара Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды.
“Шатлык” приютында “Минем илем” патриотик темасына дәрес үткәрелде. Мәктәпкәчә һәм кечкенә яшьтәге балалар безнең илнең символларын искә төшерде. Балаларның “Сыйфатын әйт”, “Киресенчә сөйлә” уеннары нигезендә сүз байлыклары активлашты һәм баеды.
Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Халыклар Дуслыгы Йортында булдылар.
Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Эльмира Гарафутдинова һәм Гөлия Мифтахова балигъ булмаганнар өчен район туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.