"Калейдоскоп" социомәдәни анимация программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белү-күңел ачу чарасы оештырылды.
Бәйрәмгә әзерлек вакытында тернәкләнүчеләр әдәбият, рәсем ясау, көзге паркка экскурсия, иҗади номерлар әзерләүдә катнашты.
Социаль педагог Ирина Вдовина сүзләренчә, нәкъ менә шундый комплекслы чаралар балаларның иҗади потенциалын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.