Шушы көннәрдә Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә балигъ булмаганнар Бөгелмә районы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының наркоконтроль бүлеге хезмәткәре Алия Ситдикова белән очрашты.
Балигъ булмаганнарга наркология хезмәте эшчәнлеге турында, яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау алымнары турында мәгълүмат җиткерелде.
Үзәк психологы Марина Токмачева "Наркотиклар һәм яшүсмер" дигән анкета уздырды.