Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова экстремизм һәм террорчылыкка каршы интерактив чара үткәрде. Чарада "Преодоление" клубының социаль хезмәт алучылары катнашты.
Дәрес барышында яшүсмерләр социаль видеоролик карады һәм фикер алышты.
Төркем уеннар вакытында яшүсмерләр экстремизмның төрләрен билгеләде, аннан соң, һәр катнашучы әлеге проблемага үз карашын белдерде.
Чара ахырында катнашучыларга буклетлар өләшенде.