Шушы көннәрдә Бөгелмәдә "Киләчәккә Билет - 2017" гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары арасында һөнәрләр турында иншалар язу Республика бәйгесенең муниципаль этабының җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү узды.
"Киләчәккә Адым" клуб эшчәнлеге кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Россия Балалары" операциясенең икенче этабы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрде.
Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Чын күңелдән" хәйрия концерты узды. Өлкәннәр өчен мәдәни-күңел ачу программасын Бөгелмә медицина училищесы студентлары әзерләде.
Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Наилә Турова тәрбияләнүчеләр өчен "Зилант" балалар спорт мәктәбенә экскурсия оештырды.
Бүген Буа драма театрында Әниләр Көненә багышланган чара узды. Чарага 3 баладан да күбрәк бала тәрбияләүче, опекун гаиләләр, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең аналары катнашты.
Бүген Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе Н.Городилова тәрбиячеләр Г. Гилязетдинова һәм И. Степанова белән берлектә Әниләр Көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде.
Бүген Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр Көненә багышланган рәсем конкурсы узды.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында малайлар төркемендә "Сәламәт яшәү рәвеше" презентациясе белән диспут узды.
Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “АрскПласт” оешмасында экскурсиядә булдылар.
Бүген Чирмешән эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада 7 эш бирүче һәм 45 эш эзләүче катнашты.