Бүген Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе Н.Городилова тәрбиячеләр Г. Гилязетдинова һәм И. Степанова белән берлектә Әниләр Көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрде.
Алып баручы барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлады. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеде, әйлән-бәйлән уйнады.
Актлар залында балалар рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.