"Киләчәккә Адым" клуб эшчәнлеге кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Россия Балалары" операциясенең икенче этабы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрде.
Белгечләр тәмәке, наркотик куллану проблемалары буенча һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында мәгълүмати-агарту әңгәмәсе үткәрде. Чарада Красногорск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары катнашты.
Лекциядән соң, мәгълүмати буклетлар таратылды.