Бүген Буа драма театрында Әниләр Көненә багышланган чара узды. Чарага 3 баладан да күбрәк бала тәрбияләүче, опекун гаиләләр, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең аналары катнашты.
Чарада шулай ук, шәһәрнең социаль хезмәткәрләре һәм ветераннар җәмгыяте вәкилләре катнашты. Бәйрәм район башкарма комитеты җитәкчесе Р Камартдиновның чыгышы белән башланып китте.
Барлык күп балалы ата-аналарга матди ярдәм күрсәтелде.