Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Чын күңелдән" хәйрия концерты узды. Өлкәннәр өчен мәдәни-күңел ачу программасын Бөгелмә медицина училищесы студентлары әзерләде.
Башта Дарья Федорова, Айгөл Гайнуллина һәм Гөлназ Латыйпова башкаруында рус һәм татар телләрендә җырлар яңгырады. Программа Екатерина Филиппова һәм Ангелина Сафиуллинаның "Калинка" биюе белән дәвам итте.
Концерт вакытында бик күп яхшы сүзләр әйтелде. Алып баручылар Адель Вафин һәм Эдуард Саттаров өлкәннәргә игелеклелек һәм бай тормыш тәҗрибәсе өчен рәхмәтләрен белдерде.